Кичә, 28 мартта, Зәй муниципаль районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.
Кырга беренчеләрдән булып “Нива” ҖЧҖ механизаторлары чыкты. Алар кардан ачылган кырларда «Туман» агрегатлары белән көзге культураларны ашламалауга керештеләр, бер гектарга 2 центнердан исәпләп, аммиак селитрасы кертәләр.
Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, уңай һава шартлары аркасында бу эшне районның барлык хуҗалыкларында да кыска агротехник срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бар. Бу эшкә 3 самолет һәм тагын өстәмә рәвештә ике «Туман» агрегаты җәлеп ителәчәк.