Марат Әхмәтов: Татарстан аграрийлары югарымаржиналь культураларга зур өметләр баглыйлар

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында матбугат конференциясе узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, республика игенчеләре өчен бик җаваплы чор башлана, дип белдерде. Эшләрне башлап җибәрү өчен һава шартларының ничек булуы аеруча мөһим. «Минем компьютерда синоптикларның берничә программасы куелган, аларның барысы да һава шартларына төрле фаразлар бирә. Шулай да, безнең зонада язның иртә килүе көтелми. Кырларда әлегә кадәр кар ята, бу безнең өчен бик яхшы. 5-6 апрельдән генә әле җылыта башлар дип көтелә, - дип хәбәр итте ул. - Язгы кыр эшләрен башлау – ашламалау, беренче тырмалау – апрельнең икенче декадасында, хәтта аның ахырында көтелә».

Министр сүзләренә караганда, җир быел тирән катмаган: «Җирнең туңган катламы тирән түгел, кайбер кырларда бөтенләй туңмаган».

«Чәчүлек җирләре мәйданнарын узган елдагыча саклап калырга тырышабыз - 3 миллион гектар. 350-400 меңгектар көзге чәчү кампаниясенә кадәр ял итәчәк», - дип ассызыклады ул.

Марат Әхмәтов, быелгы кампания бик зур оешканлыкны таләп итә, дип билгеләп үтте. Ул техниканың эшкә әзерлеген уңай бәяләде, шулай ук узган елга караганда ашлама да күбрәк тупланган, диде ул.

Импортны алыштыруга килгәндә, министр, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, климат шартларыннан чыгып, теге яисә бу культураны үстерү белән шөгыльләнүнең табышлымы-юкмы икәнен хәл итәләр, дип ассызыклады.

«Без үз-үзебезне тәэмин итү бурычын гына куймыйбыз, чөнки 3 миллионнан артык чәчүлек җире Татарстанга шактый зур мөмкинлекләр бирә. Ит җитештерү, бигрәк тә сыер ите, - алдагы үсеш юнәлеше. Бу юнәлешне безгә көчәйтергә кирәк. Сөт җитештерү буенча уртача бурычлар куябыз - 2 миллион тоннага якын», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, республиканың эчке ихтыяҗы - 3,5 млн. тонна ашлык. «Предприятиеләрнең ашлык эшкәртү куәте тагын кимендә 1 миллион тонна катнаш азык һәм он җитештерүгә җитәрлек. Шул исәпләрдән чыгып, 4,5-5 миллион тонна ашлык җитештерүне планлаштырабыз», - дип аңлатып китте Министрлык башлыгы.

Чәчү кампаниясенә 17 млрд. сумга якын акча карала, шуның 13 млрд. сумы алынды инде. «Сезонга барысы 30 миллиард сум кирәк булачак, дип фаразлана, урып-җыюга, аны транспортировкалауга, азык әзерләүгә, чәчүлекләрне карауга чыгымнарны да кертеп», - дип хәбәр итте ул.

Министр, кирәкле 17 млрд. сумнан 10 млрд. сумы кредит акчалары, 3 млрд. сумы республика һәм федеральбюджетлардан биреләчәк, дип билгеләп узды. Республиканың орлык запасы җитәрлек күләмдә, аның хакы 3-3,5 млрд. сум итеп бәяләнә, диде ул.  

«Быелгы чәчү кампаниясенең үзенчәлеге - югарымаржиналь культураларга ставка куела, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Бөртек кукурузына шактый мәйдан биреләчәк».

Министр шикәр чөгендере җиренең дә арттырылачагы турында билгеләп китте. «Без шикәр чөгендерен җитештерүне 3 миллион тоннага җиткерүне планлаштырабыз», - дип белдерде ул.

Министр сүзләренә караганда, республика үзебезнең орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Орлыклар бары тик кукуруз, көнбагыш, рапс, шикәр чөгендере өчен генә сатып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International