«Ветеринария» компетенциясе буенча WorldSkills чемпионатында катнашучылар ачыкланды

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Узган атнада «Буа ветеринария техникумы» ДБҺБУ (ГБПОУ) базасында «Ветеринария»компетенциясе нигезендә WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатының Идел буе федераль округы этабы узды.

Чараны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев ачты. Ул әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап үтте һәм аны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен техникум коллективына рәхмәт белдерде.

Катнашучылар  «Микробиология», «Терлек һәм үсемлек продуктларына һәм чималына ветеринария-санитария экспертизасы», әзерләнгән уку классларында «Һөнәри (ситуацион) бурычларны хәл итү» модульләре буенча биремнәрне башкардылар. Эксперт комиссиясе составы Н.Э. Бауман ис. КДВМА һәм техникумнар мөгаллимнәреннән тора.

Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр ачыкланды, 8 катнашучы: Н.Э. Бауман ис. КДВМА, «Буа ветеринария техникумы» ДБҺБУ, «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДБҺБУ, «Г.Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» ДБҺБУ, «Можга ветеринария көллияте» урта һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (Удмурт Республикасы), «Мари аграр көллияте» урта һөнәри белем бирү федераль дәүләтбюджет мәгариф учреждениесе, «Усольск авыл хуҗалыгы техникумы» ДБҺБУ (Самара өлкәсе), Жадовка э.п. “Авыл хуҗалыгы техникумы” урта һөнәри белем бирү өлкә дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (Ульяновскөлкәсе). Алар WorldSkills стандартлары буенча Республика һөнәри осталык чемпионатында катнашачаклар.

Катнашучылар чара кысаларында «Буа ветеринария техникумы» ДБҺБУнең тарихи, анатомик музейларыэкспозициясе белән таныштылар, техникум мөгаллимнәренең педагогика, методика һәм тәрбия эшләре ысуллары белән таныштылар, аның матди-техник базасын кызыксынып карадылар.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең фәнни эш буенча проректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Галия Юсупова, «Буа ветеринария техникумы» ДБҺБУ җитәкчесе Илдар Гиниятуллин һәм башкалар бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International