Татарстанда АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар үтәчәк

2016 елның 1 апреле, җомга

2016 елның 4 апреленнән 10 апреленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар  үтәчәк. Конкурслар чәчү кампаниясен уздыруга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелә.

Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация һәм игенчелек буенча бүлек башлыклары, консультантлар, Дәүләт техника күзәтчелегенең (Гостехнадзорның) Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы баш дәүләт инспекторлары, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре булачак.

Комиссиянең бурычы - техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын (әзерләнгән барлык төр агрегатлар комиссиягә күрсәтелгәндә), оешманың эш планы буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләү.

Килгән ошмада техниканың барлык төре дә күрсәтелмәсә, ул әзер түгел дип санала.

Техниканың әзерлек торышы һәр ремонтланган техника төре буенча техник таләпләр нигезендә билгеләнәчәк.

Тракторлар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне, дәүләт техника күзәтүен узган булырга һәм тышкы яктан тиешле эстетик рәвештә булырга тиеш.

Тикшерү көнендә барлык тракторлар тигез мәйданчыкта тезелеп куелган булырга тиеш. Шулай ук тракторларга хезмәт күрсәтүче барлык тракторчылар (алыштыручыларын да кертеп) шунда катнашырга, үзләре белән тиешле рөхсәт документлары да булырга тиеш.

Татарстан Республикасы муниципаль районы агросәнәгать комплексының иң күп балларны җыйган ике оешмасы конкурста җиңүчеләр дип танылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International