Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ базасында 2016 елгы язгы чәчүгә әзерләнү һәм аны уңышлы башкарып чыгу мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Даутов, идарә белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар,агрономнар, орлык белән шөгыльләнүчеләр катнашты.
«Авангард» ҖЧҖендә чәчү кампаниясенә җәлеп ителә торган барлык техника эшкә әзерләнеп куелган. Хуҗалык эшче кадрлар һәм механизаторлар белән тәэмин ителгән, хезмәткәрләр медицина тикшерүен дә узганнар.
2790 га көзге культураларны ашламалау планлаштырыла. Шулардан 630 гектарны - «Туман» авыл хуҗалыгы техникасы белән (дымлылык югары булган җирләрне) һәм 2160 гектарны – тырмалаган вакытта чәчкеч белән.
Бүгенге көнгә 1324,6 тонна аммиак селитрасы һәм 813,6 тонна азофоска сатып алынган. 1 гектарга 67 кгашлама әзерләнгән (көздән һәр гектарга кертелгән 45 кг ашламаны исәпкә алып).
Дым каплату өчен 26 тырмалау агрегаты әзерләнгән.
Бөртекле культуралар һәм берьеллык үләннәр 5413 га мәйданда чәчеләчәк, шул исәптән 2400 га бодай һәм арпа - СЗ-3,6 чәчкечләре белән (8 агрегат әзерләнгән) һәм 2013 га - «ФлексиКойл» һәм «Джон Дир» чәчү комплекслары белән.
Шикәр чөгендере 1176 га мәйданда чәчеләчәк, аның өчен 4 «Монопилл» агрегаты әзерләнгән. Көздән җиргәхлор-калий (1 гектарга 300 кг) һәм аммофос (гектарга 230 кг) ашлама кертеп калдырылган.
Соя - 742 га, ашлык кукурузы - 503 га, силос өчен кукуруз - 233 га мәйданда чәчеләчәк. Орлыкларның 90 %ы оригиналь һәм элиталы орлыклар, 10% - 1 нче репродукция орлыклар. Орлыкларны агулау чаралары да кирәк кадәр әзерләнеп, складка салынган.
Орлыкларны агулауда һәм сиптерүдә эшләүче механизаторлар медицина тикшерүе узганнар, алар индивидуаль яклау чаралары һәм махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Механизаторлар һәм чәчүчеләр тиешле укулар узганнар.
Язгы кыр эшләренә 39 агрегат җәлеп ителәчәк, шул исәптән 2 - энергия куәте көчле һәм 1 чит ил техникасы.Чәчү кампаниясендә 4 ремонтлау бригадасы эшләячәк.
Авыл хуҗалыгы идарә белгечләре сүзләренә караганда, башкарылган эшләр «Авангард» ҖЧҖ белгечләренең 2016 елгы язгы кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгуларына ышаныч бирә.