«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә тәүлеккә 144 тонна җитештерү куәтенә ия кош-корт эшкәртү предприятиесе төзиләр

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Чаллы шәһәрендә («Весенний» совхозы мәйданчыгында) «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖинвестиция проектын гамәлгә ашыра.

Сүз кош-корт эшкәртү предприятиесе турында бара. Монда тәүлеккә 144 тонна яисә елга 50 000 тонна продукция җитештерү күздә тотыла. Объектның смета хакы  2,34 млрд. сум каралган, шул исәптән җайланмаларга - 1 млрд. сум.

Объектны файдалануга тапшыру 2016 елның II кварталына планлаштырыла. Әлеге проектны гамәлгә ашыруның максаты – кош итеннән югары сыйфатлы продукция җитештерү һәм югарымаржиналь продукция чыгару исәбенә компаниянең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру.

Монда 1213 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International