«Россельхозбанк» АҖ сезонлы эшләр уздыруга кредитлар буенча ставкаларны киметте

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

«Россельхозбанк» АҖ юридик затларга һәм индивидуаль эшкуарларга сезонлы эшләр башкаруга кредит ставкаларына үзгәрешләр кертте. Крестьян (фермер) хуҗалыклары өчен 3,6 процентка киметелде, ә калган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен - 1,5 процент пунктка. Бүгенге көндә кече һәм урта бизнес вәкилләре банкта еллык кредитны 15,21% ставкасы буенча алырга мөмкин.

«Россельхозбанк» АҖ аграрийлар өчен заем чараларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру һәм кредит бирү процедурасын һәм шартларын камилләштерү буенча планлы эш алып бара. 2016 елда банк сезонлы эшләргә кредитлар бирү тәртибен шактый җиңеләйтте. Мәсәлән, заявкалар буенча карар бурыч алучы (заемщик) тарафыннан документларның тулы пакеты тапшырылган вакыттан биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Заемнардан максатчан файдалану юнәлешләренең киңәйтелгән исемлеге бар. Алыначак уңыш продукциясен, шулай ук терлекчелек хуҗалыклары һәм предприятиеләре тарафыннан сатып алына торган азык-төлек һәм ашлык эшкәртү сәнәгатен залогка салып кредитлау мөмкинлеге каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International