Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Төбәк-Чокырчы авылыннан эшкуар Алмаз Закиров теплицада кыяр үстерә.
«Моңа кадәр безнең берярым сотка җирдә теплица бар иде. Хәзер безнең теплицалар 20 соткага җитте. Орлыкларны 10 гыйнварда чәчтек. 3-4 көннән алар шытып чыкты һәм 25көн өстәмә яктылык астында үстеләр. Хәзер инде язгы кояшлы көннәрне көтәбез», - дип сөйләде Алмаз Закиров.
Алмазга кыяр үстерүдә энесе Илназ булыша. Аларның теплицаларының бер өлеше газ белән җылытыла, бер өлеше – утын белән.
Бүгенге көндә теплицада 5 мең төп кыяр үсә. Узган ел монда бер квадрат метрдан 20 килограмм кыяр җыеп алганнар.
«Сабантуйга кадәр 45 көн кала без помидор үстерә башлыйбыз һәм кыярларны помидор үсентеләре белән алыштырабыз», - диде эшкуар.