Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Химград» технополисында урнашкан «Татарстан Республикасы биотехнологияләр инжинирингының төбәк үзәге» АҖ җитештерү базасында булды.
Чарада минстр урынбасарлары Николай Титов, Марат Җәббаров, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов,«РАЦИН» ДУП, ТИПКА, КДАУ, Н.Э. Бауман ис. КДВМА, ТатНИИСХ вәкилләре һәм галимнәре катнашты.
«Татарстан Республикасы биотехнологияләр инжинирингының төбәк үзәге» АҖ Россия Федерациясе Икътисадны үстерү министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы кысаларында сәнәгати биотехнологияләрне куллану исәбенә Татарстан Республикасы агроазык-төлек тармагының кече һәм урта предприятиеләре куәтеннән киңрәк файдалануны булдыру максатында төзелде.
Үзәкнең лабораторияләрен карап чыкканнан соң, предприятиенең «Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре» юнәлеше буенча презентациясе булды. Аерым алганда, монда катнашучылар үсемлекләрне яклауның биологик чараларын, биоашламалар, җитештерү буенча, терлекчелектә – сыерларда мастит, тояк авырулары һәм терлекләрдә була торган башка авыруларны дәвалау препаратларын җитештерү буенча «Органик Парк» эше белән таныштылар.
Очрашуга йомгак ясап, Марат Әхмәтов үзәк тарафыннан тәкъдим ителгән биотехнологияләрне тагын да тирәнтенрәк чагыштырып сынау, бергәләп эшләү алгоритмын булдыру һәм республика үсемлекчелегендәге һәм терлекчелегендәге эштә биолиогик ысуллардан киңрәк файдалануны планлаштыру өчен Министрлыкның барлык тармак структураларына, шулай ук аграр югары уку йортларына һәм фәнни-тикшеренү институтларына «Татарстан Республикасы биотехнологияләр инжинирингының төбәк үзәге» АҖ белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәклеге турында әйтте.