Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Безнең Татарстан» VI республика яшьләр форумында катнашучылар үз проектларын якладылар

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Безнең Татарстан» VI республика яшьләр форумының “Кече Ватан территориясе” мәйданчыгында катнашучылар үз проектларын якладылар. Эксперт комиссиясе балаларның һәм яшьләрнең актив ялын оештыру технологияләрен, Татарстанның тарихи һәм мәдәни территорияләрендә туризмны үстерү модельләрен гамәлгә кертүгә, агросәнәгать комплексларын үстерү буенча яшьләр инновацион проектларын һәм яшьләрнең социаль әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 20 проектны бәяләде.

Эксперт комиссиясе составына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге мөдире Наил Хәмидуллин,Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы секретариатының оештыру эшләре һәм эшләр башкару бүлеге башлыгы Евгения Мизгирева, бизнес-тренер, эшче һөәрләрен популярлаштыру программаларын эшләүче Елена Лучкина, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Ильмира Сабирҗанова кергән.

Форумда катнашучы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан Элина Җиһанова«Межрайонный фестиваль «Музыкальный портал» - «Музыка порталы» районара фестивале” проекты белән чыкты. Бу мәйданчык Татарстан территориясендә яшәүче барлык милләт яшьләре өчен иҗади аралашу мөмкинлеген бирә. «Фестиваль иҗади элемтәләрне үстерүгә, Татарстанның сәяси, социаль һәм этноконфессиональ тотрыклыгы мәнфәгатьләрендә уңай мәгълүмати киңлек булдыруга ярдәм итәчәк», - дип, үз фикерләре белән бүлеште Элина Җиһанова.

Кәримов Илназ һәм Гөлназ Вәлиуллина катнашучыларны «Яичный фестиваль» - «Йомырка фестивале» туризмын үстерүгә юнәлдерелгән үз проектлары белән таныштырдылар. Әлеге проектны бу елның июньаенда гамәлгә ашырырга планлаштырыла. Чара авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрүгә, Татарстанның азык-төлек продуктларын популярлаштыруга, авыл туризмын үстерүгә юнәлдерелгән.

Шулай ук авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга һәм АПК хезмәткәре абруен күтәрүгә юнәлдерелгән проектлар да бар иде. Алар арасында -  «Дело мастера боится» - «Оста кулдан эш курка” проекты (эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру), аны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыннан ГөлназНигъмәтҗанова тәкъдим итте һәм «Агрокласс» проекты, аның белән Казаннан Адел Кәшапов чыкты(Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе).

«ВеСело живем» - “Күңелле яшибез” проектын Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районыннан Гөлназ Кадыйрова чыгарды. Әлеге проектның геройлары авылга түләүсез юлламага ия, аларны анда авыл хезмәтчәннәре көтә. 24 сәгать эчендә алар шәһәрдән килгән туристка үзләренең ничек күңелле яшәүләрен расларга тиеш булачаклар. Кунакның программасында тәмле ашау, балык тоту, мунча керү һәм урманда йөрү генә түгел, ә катлаулы биремнәр дә бар, аларны үтәп, проект герое авыл тормышының өстенлеген тоя ала.

Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районыннан Лилия Әминова («Пешком по Актанышу» - “Актаныш буйлап җәяүләп” проекты), Казаннан Ләйсән Хәкипова («Этнографическая деревня «Казанбаш» - “Казанбаш” этнографик авылы”), Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыннан Альбина Гүзәлова («Развитие Агротуризма в Сабинском районе» - “Саба районында агротуризмны үстерү”) һәм башкалар катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең Татарстан» VI республика яшьләр форумы 10 тематик мәйданчыкны берләштерә: «Территория инноваций» - “Инновацияләр территориясе”, «Территория архитектуры и искусства» - “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, «Территория предпринимательства» - “Эшкуарлык территориясе”, «Территория добра» - “Игелек территориясе”, «Территория безопасности» - “Иминлек территориясе”, «Территория спорта» - “Спорт территориясе”, «Территория информации» - “Мәгълүмат территориясе”,«Территория малой Родины» - “Кече Ватан территориясе”, «Территория мира и согласия» - “Тынычлык һәм татулык территориясе”, «Территория молодежи» “Яшьләр территориясе”.

«Безнең Татарстан» VI республика яшьләр форумының авторлар үзләре катнашкан әлеге этабының нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк һәм форумның  www.forumtatarstan.ru сайтында урнаштырылачак.

Һәр тематик мәйданчыкта үз проектларын яклап чыгучыларны бәяләү йомгаклары буенча финалга чыгучыларның исемлеге төзеләчәк, алар үз проектларын апрельдә узачак финалга чыгарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International