Сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеясын төзү программасы буенча 2015 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 5 сыер абзары ремонтланды һәм 5 силос-сенаж траншеясы төзелде.
Сыер абзарларына капиталь ремонт «Чынлы» ҖЧҖендә, Низамов А.А. КФХында, Амосов А.М. КФХында ясалды. Тотылган чыгымнарның гомуми күләме 25 млн. сумнан артыграк булды.
Силос-сенаж траншеялары «Чынлы» ҖЧҖендә, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖендә, «А.Ш. Әбдриев ис. Шәйморза авыл хуҗалыгы предприятиесе» ААҖендә төзелде, гомуми чыгымнар - 6 млн. сум.
2016 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 8 сыер абзарын ремонтлау һәм 5 силос-сенаж траншеясын төзү планлаштырыла.