Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы районының Березовкапоселогыннан Альбина Кожеватова 200 баш дуңгызга исәпләнгән бинаны төзекләндерә.
«Шактый эш эшләнде инде - бинаның түбәсе алыштырылды, стенасы күтәрелде, эчке эшләр эшләнде. Бүгенге көндә бинаның өчтән бер өлеше тулысынча төзекләндерелде һәм анда хайваннар тотыла», - дип сөйләде Альбина Кожеватова.
КФХда 60 баш дуңгыз бар, шулардан җидесе - үрчем китерә торган ана дуңгызлар.
Авыл эшкуарының быелгы планында - ашлык саклау склады төзү һзм 100 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән яңа, заманча җайланмалар белән терлекчелек комплексы төзү. Үз эшен үстерү өчен КФХ башлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерү буенча республика программаларының берсендә катнашырга уйлый.
КФХның машина-трактор паркында «ГАЗ-53», «КамАЗ» автомобильләре, ике «МТЗ-82» тракторы, бер «ДТ-75» тракторы һәм ашлык җыю комбайны, җир эшкәртү өчен кирәкле агрегатлары бар.
«Бөртекле культуралар чәчү өчен бездә җир җитәрлек - 175 гектар җир бар. Барлык бу эшләрне башкаруда миңа ирем Вячеслав, улларым Артём һәм Артур булышалар», - диде Альбина Кожеватова.
Терлек сую өчен дә монда махсус мәйданчык әзерләнгән. Продукцияне даими сатып алучылар бар, шулай ук шәһәр авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар.