Татар авыллары эшкуарларының V Бөтенросия җыены үзенең нәтиҗәлелеген раслады, шуңа күрә без бу тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының V Бөтенроссия җыенының пленар утырышында шулай дип белдерде.
Чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Россиянең 36 төбәгеннән 700гә якын кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре катнашты.
Татар эшкуарларының V Бөтенроссия җыенында (2016 елның 16-18 марты) катнашучылар өчен терлекчелек, игенчелек тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча берничә тематик утырыш оештырылды. Кичә, 17 мартта,эшкуарлар Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында булдылар, анда авыл җирлеген үстерүнең заманча механизмнары белән таныштылар һәм җирле бизнесменнар белән тәҗрибә алмаштылар.
Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучы эшкуарлар оештырган күргәзмәне карады.Татарстан Республикасы Президентына хәләл продукция, сөт продукциясе, халык кәсепләре товарларыкүрсәттеләр.
Утырыш барышында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эшкуарлар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм кайбер проблемаларны билгеләп үттеләр. Аерым алганда, кече бизнеска ташламалы кредит бирү, авылда эшкуарларлыкка ярдәм итү программаларында катнашу, импортны алыштыру программасында каралган бурычларны хәл итү мәсьәләләре һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Эшкуарларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, бүгенге утырышта авылдагы бизнес-секторның иң күренеклевәкилләре катнаша, сезнең уңышлар үрнәк булырга һәм башка төбәкләрдә дә кулланылырга тиеш, дип ассызыклады.
Бүген монда бик кызыклы чыгышлар булды, аларның берсе дә игътибарсыз калмас, дип ышандырды Татарстан Республикасы Президенты. Җыенда 700гә якын кеше катнаша, ә катнашырга теләүчеләр 10 мәртәбә артык иде,диде ул. "Бу бик күркәм күренеш. Сезнең очрашырга, хезмәттәшлек итәргә, тәҗрибә уртаклашырга теләвегез Россия төбәкләре татарларының бердәмлеген, аларның үзара элемтәдә торырга омтылуын күрсәтә. Без ватандашларыбыз белән горурланабыз һәм, кайда гына булсалар да, аларга ярдәм итәргә тырышабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, эшкуарлар иң мөһим бурычларның берсен башкаралар - татаравылларын саклап калуга, димәк, туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуга ярдәм итәләр.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда бүген авыл җирлегендәге бизнеска ярдәм итү һәм кече хуҗалыкларны үстерү буенча берничә программаның эшләве турында әйтеп узды.
"Безгә алга таба да үзара хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк. Татар эшкуарларының әлеге җыены үз нәтиҗәлелеген раслады, без аны алга таба да дәвам итәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Истә тотыгыз, Татарстанда сезне һәрвакыт көтеп алалар һәм теге яисә бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр".
Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.