2016 елның 21 мартыннан 25 мартына кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программаларында катнашучылар өчен квалификация күтәрү курслары узачак.
Әлеге курсларга килүчеләр фермер хуҗалыкларын алып бару мәсьәләләрен, авыл хуҗалыгында эшкуарлык нигезләрен өйрәнәчәкләр, табышны, хезмәт чыгымнарын дөрес санарга, идарә итүнең психологик аспектларын, клиентлык базасын булдыру серләрен өйрәнәчәкләр. Табигый игенчелек нигезләре, ит һәм сөт җитештерүдә заманча технологияләр каралачак.
Моннан тыш, институт мөгаллимнәре җир законнары нигезендә җирләр бүлеп бирү мәсьәләләре буенча, юридик, салым һәм бухгалтерлык мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрәчәкләр.