Кичә, 17 мартта, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Нур» ҖЧҖ базасында язгы чәчүгә әзерләнү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, идарә белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар “Нур” ҖЧҖнең ашлык ындырын һәм ашламалар складын карап чыктылар. Хуҗалыкара үзара тикшерүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, район игенчеләре язгы чәчүгә әзер. Шул ук вакытта хуҗалыкларда орлыкларны җилләндерү буенча шактый зур эш башкарасы бар әле. «Кыйммәтле вакытның кадерен белеп, барлык көчне язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгуга тупларга кирәк», - дип билгеләп үтте үз чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Рафит Мирзаһитов.
Семинар барышында уҗым культураларының торышы, монолитлар сайлау, язгы кыр эшләрен башкару чорына эш планнары, чәчү мәйданнарының төгәлләштерелгән структурасы, югары репродукцияле орлыклар сатып алу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Актаныш районара бүлекчәсе җитәкчесе Афка Сәрвәров катнашучыларга язгы чәчү өчен күпме орлык материалы кирәк булуы турында мәгълүмат җиткерде, минераль ашламалар куллануга анализ нәтиҗәләре һәм аларны кулланудан икътисадый отышлылык турында сөйләде.
Аннары семинарда катнашучылар хуҗалыкның машина-трактор паркы белән таныштылар. Бинага ремонт ясалган - түбәсе алыштырылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр куелган. Авыл хуҗалыгы машиналарының һәм башка агрегатларның эшләү күрсәткечләре, язгы чәчү эшләре вакытына ясалган исәп-хисаплар һәм куелган таләпләр белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев таныштырды.
Семинар барышында шулай ук хуҗалыкның фермасын да карап чыктылар, маститка каршы чаралар үткәрү һәм сыерларны ясалма орлыкландыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында язгы кыр эшләренә тракторларның әзерлеге 98% дәрәҗәсендә, чәчкечләр, чәчү комплекслары һәм культиваторлар 100% әзер. Хуҗалыклар тарафыннан техникага запас частьләр сатып алынган, алар белән тәэмин ителеш 100 % тәшкил итә.