Казанда Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының V Бөтенроссия җыены чаралары башланды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген Казанда Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының V Бөтенроссия җыены башланды.

Форум кысаларында Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча секция утырышы узды.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек башлыгы, татар эшкуарларына ярдәм итү буенча Бөтендөнья ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Ул залда утыручыларны эшкуарларның Бөтенроссия җыены программасы белән таныштырды. Анда 17 мартта Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы авыл эшкуарларының хуҗалыкларына бару, 18 мартта “Корстон”да пленар утырыш уздыру һәм башка чаралар каралган. «Корстон” да шулай ук хәләл продукция җитештерүчеләрнең һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән халык кәсепләре товарларының күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Монда Татарстаннан гына түгел, ә Башкортостаннан, Төмән өлкәсеннән һәм башка өлкәләрдән дә эшкуарлар катнаша. «Без тагын да якыннанрак танышырбыз дип ышанам. Рәхим итегез!», -диде Фәрит Уразаев.

Кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов та сәламләде. Ул катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы предприятиеләрнең терлекчелек тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре белән таныштырды.

«Сорауларыгыз булса, аларга мөрәҗәгать итә аласыз», - дип, киңәш бирде министр урынбасары.

Шуннан соң Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы һәм уңышлары турында фильмкүрсәтелде.

Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагының 2015 ел йомгаклары турында сөйләде.

«2015 елда барлык категория хуҗалыкларда 488 мең тонна терлек ите һәм кош ите, 1750 мең тонна сөт, 1 миллиард 171 миллион данә тавык йомыркасы җитештерлгән», - дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.

Россия төбәкләре арасында Татарстан товар сөте җитештерү буенча беренче урынга чыкты, терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 4 нче урында.

Моннан тыш, Нәҗип Хаҗипов республикада эре мөгезле терлекләр, кош-кортлар саны, халыкның терлекчелек продукциясе белән тәэмин ителеше, югары керемле культуралар (“3х100”) үстерү программасы, фермерларга ярдәм итү, сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзүпрограммалары, субсидияләр һәм башкалар турында сөйләде.

«2016 елга куелган бурычлар арасында  - терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен 5%ка арттыру, савым сыерларның продуктивлылыгын 250 килограммга арттыру», - дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.

Утырыш кысаларында шулай ук предприятиеләр җитәкчеләре, КФХ башлыклары чыгыш ясадылар. Алар үз эшчәнлекләре һәм уңышлары турында сөйләделәр.

Шундый секция утырышлары бүген Казанда игенчелек һәм халык кәсепләре (умартачылык, балыкчылык) буенча узды.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган игенчелек буенча утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, 2015 ел йомгаклары буенча үсемлекчелектән табыш 18,9 % тәшкил иткән.Үсемлекчелек продукциясен җитештерү динамикасы уңай - 2013 елда 5,1 млн. тонна бөртекле ашлык җыелган булса,  2014 елда - 5,9 млн. тонна булган, ә 2015 елда 6,6 млн. тоннага җиткән.

«Республика халкы авыл хуҗалыгының төп продуктлары белән тулысынча диярлек тәэмин ителде, – дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов. – 2015 ел йомгаклары буенча бәрәңге белән тәэмин ителеш 261% булды,икмәк продукциясе белән – онга күчереп исәпләгәндә – 124%, яшелчәләр белән – 83%», - диде ул.

Министр урынбасары шулай ук үсемлекчелек продукциясен җитештерү динамикасы, игенчелек буенча районнар рейтингы, республика территориясендә мелиорация тармагын үстерү, Татарстан Республикасында бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыкларын сәнәгати җитештерүне оештыру, агрономнарның квалификациясен күтәрү һәм башкалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International