Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан КФХ башлыгы терлекчелек бинасы төзи һәм эре мөгезле терлекләр санын 110 башка кадәр җиткерүне планлаштыра

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Боерган авылыннан КФХ башлыгы Миләүшә Гайнетдинова эре мөгезле терлекләр санын 110 башка кадәр җиткерергә уйлый. Бозаулар тоту өчен терлекчелек бинасы төзелеп килә инде. Фермер әйтүенчә, яңа терлекчелек объектындагы төзелеш эшләре быел тәмамланачак.

«Сыерларның сөт ташлаткан вакыты, шулай да һәркөнне сөт җыючыга 200 литрга якын сөт тапшырабыз. Азык җитәрлек әзерләнгән иде, кышны әйбәт чыгалар», - дип сөйләде КФХ башлыгы.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 80 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 32 - савым сыерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International