Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы - мотор ягулыгын иң күп кулланучыларның берсе - ел саен 160 мең тонна дизель ягулыгы һәм 18 мең тоннаавтомобиль бензины тотыла.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасының бер өлешен газ моторы ягулыгына күчерү энергия ресурсларын сакларга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Техник модернизацияләү программасы буенча газ моторы ягулыгында эшләүче үзйөрешле машиналар, тракторлар, махсус һәм йөк автотранспорты сатып алуга, өстәлгән бәяләрдән тыш, аларның хакыннан 40 % күләмендә субсидияләр бирү карала.
Бүгенгә республика АПК предприятиеләре тарафыннан газда эшли торган 62 бер. техника сатып алынган, шул исәптән «Майский» ТК» ҖЧҖ - 39 бер., «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ - 15 бер.
Шулай ук «Сәнәгатне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Автомобиль сәнәгате» ярдәмче программасы кысаларында 2015 елда газ моторында эшли торган техника сатып алуга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелде.
Әлеге программа буенча субсидияләр бүлеп бирү исемлегенә АПКның 5 предприятиесе керде һәм алар «КамАЗ»да газда эшли торган 49 бер автомобиль җитештерүгә «РариТЭК» ҖЧҖ белән шартнамә төзеделәр.
Бүгенгә Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә автомобильләрне газ белән тәэмин итүче 10 компрессор станциясе (АГНКС) эшли, быел тагын шундый 4 станцияне гамәлгә кертү планлаштырыла.