2016 елның 14 мартыннан 25 мартына кадәр сарык һәм кәҗә үрчетү белән шөгыльләнүче гаилә фермалары башлыклары өчен квалификация күтәрү курслары узачак. Курсларның темасы - «Сарык һәм кәҗә үрчетүнең перспектив юнәлешләре». Укуларда беренчел ветеринария ярдәме күрсәтү мәсьәләләре дә яктыртылачак.
Квалификация күтәрү курслары Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында үтәчәк.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.