«Күтәмә агрофирмасы» ҖЧҖнең төп кереме дуңгызчылыктан һәм үсемлекчелектән килә. Хуҗалыктагы дуңгызлар саны 1,7 мең башка җитә.
Агрофирма игенчеләре, авыл хуҗалыгы культураларын игүдә прогрессив ысуллар кулланып, туфракны яклый һәм ресурсларны саклый торган технологияләрдән файдаланып, чәчүлек җирләреннән зур уңыш алуга ирешәләр.
Бүгенге көндә хуҗалыкка 40 баш сыер кайтарылган, савым сыерлар санын 100 башка җиткерү планлаштырыла.