Кичә, 10 мартта, Кремльнең Екатерининский залында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күренекле Россия Федерациясе гражданнарына һәм кайбер чит ил гражданнарына дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирелү турында дипломнар тапшырды. Президент кулыннан кырыкка якын кеше бүләк алды.
Бүләкләнүчеләр арасында – мәдәният, мәгариф, сәламәтләк саклау өлкәсе эшлеклеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм дин әһелләре, үзебезнең фән эшлеклеләре, ракета-космос тармагы вәкилләре, эшче һөнәрләр вәкилләре һәм башкалар булды.
Татарстан Республикасы АПК вәкиле - Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмайкино авылыннан “Сөт иле” - “Яңа Чишмә” ҖЧҖ филиалы механизаторы Ринат Сөләйманов та югары бүләккә лаек булды. Озак еллар фидакарь хезмәт иткән өчен ул Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Ринат Сөләйманов узган бөтен тормышын туган авылына багышланган. Хезмәт эшчәнлеген ул “Татарстан” күмәк хуҗалыгында тракторчы булып башлый, аннары “Алга” күмәк хуҗалыгында техника буенча бригадир ярдәмчесе була, соңга таба “Алга” СПК бригадиры, “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖендә механизатор булып эшли. Бүгенге көндә “Сөт иле” - “Яңа Чишмә” ҖЧҖ филиалында механизатор булып эшли. Гомуми хезмәтстажы – 40 ел, шул исәптән әлеге тармакта – 38 ел.
Моңа кадәр Ринат Сөләйманов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2003 ел), “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булган (2008 ел).