Казанда һәм Татарстан Республикасы Зеленодоль муниципаль районының Октябрьский поселогында 12 мартта авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре узачак

2016 елның 11 марты, җомга

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 12 мартта, Казанның 9 мәйданчыгында узачак.

Ярминкәләр түбәндәге сәүдә нокталарында оештырыла:

- Авиатөзелеш районында: Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;

- Яңа Савин районында: Ямашев пр., 71а, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында;

- Вахитов районында: К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Достоевский урамы белән Волков урамы киселешендәге мәйданчыкта;

- Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә;

- Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә;

- Совет районында: Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә;

- Идел буе районында: Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта.

Ярминкәләр шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International