Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районыннан КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр санын 110 башка җиткерүне планлаштыра

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районының Яңа Ильмово авылыннан КФХ башлыгы Алексей Амосов 100 башка исәпләнгән терлекчелек объектын төзүне төгәлләп килә.

«Быел яңа бинада сөтүткәргеч урнаштырырга һәм 30 тана сатып алырга уйлыйм», - дип сөйләде Алексей Амосов.

Хәзерге вакытта ике мини-фермада 80 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 36 баш савым сыеры. Сөт кабул итү пунктына көн саен 300 литрдан артык сөт тапшырыла.

Хуҗалыкта шулай ук бөртекле культуралар, бәрәңге һәм яшелчә үстерелә. Җитештерелгән продукцияне КФХ башлыгы Казан шәһәрендә үткәрелә торган ярминкәләрдә сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International