Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖендә яңа терлекчелек комплексы файдалануга кертелгән

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елда Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында «Тукай» ҖЧҖендә яңа терлекчелек комплексы файдалануга кертелгән.

Бина әзерлек һәм буаз таналар өчен яңа технологияләр буенча, заман таләпләрен искә алып төзелгән. Терлекчелек объекты 5 секциядән тора һәм 600 баш терлеккә исәпләнгән. Бүгенге көндә анда 390 баш терлек тотыла.

«Бина бик иркен, чиста, якты, терлекчеләргә эшләү өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Таналар калын салам түшәктә йоклыйлар, иркенләп кардага чыгып-кереп тә йөриләр. Катнаш азык цехы - «мини-завод» та бар,анда терлекләргә үзебез азык әзерлибез», - дип сөйләде баш зоотехник Айрат Галимҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International