Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2016 елгы чәчүгә минераль ашламалар сатып алалар

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстанда 2016 елгы чәчүгә 1 гектарга 40 кг исәбеннән 116 мең тонна минеральашлама кирәк булачак.

Агымдагы елның 4 мартына республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 48 мең тоннага якын ашлама тупланган, бу әлегә гектарга 16,6 кг тәшкил итә (көзен кертелгән 1 гектарга 23,9 кг ашламаны исәпкә алып).

Иң күр минераль ашлама Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында тупланган - 52,1 (86,4 д.в./га). Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында бу күрсәткеч - 43,2 д.в./га (51,3 д.в./га), Тәтеш муниципаль районында - 42,7 (52,4), Тукай муниципаль районында - 38,3 (45,7).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International