Узган атна ахырында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы үтте. Ярышлар Зеленодольск шәһәрендә «Маяк»спорт базасында узды.
26 команда арасыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы 5 нче урынны алды. 1 нче урында – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы, 2 нче урында – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы, 3 нче урында – Татарстан Юстиция министрлыгы командасы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы составында: терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече Венера Беляева, терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең ит җитештерү секторы мөдире Рәдис Хәйбуллин, финанслау бүлегенең өлкән белгече Гөлнара Хәйруллина, азык-төлек базарын үстерү бүлегенең авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату секторы әйдәүче киңәшчесе Айнур Хәйретдинов иде.