Рөстәм Миңнеханов: кулланучылар кооперацияләре республиканың барлык районнарында эшләргә тиеш

2016 елның 5 марты, шимбә

Республика кулланучылар кооперациясе системасының 2015 елдагы эшчәнлеге һәм 2016 елга бурычлары турында бүген Татарстан Республикасы Хөуүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов, узган елда кулланучылар кооперациясе предприятиеләре эшчәнлегенең тулаем күләме 18 млрд. сумга якын (2014 елга карата 113%) булды, диде. Бу елның ике аенда әлеге күрсәткеч 2,5 млрд. сумлык булган.  

Гомуми күләмнең иң күп өлешен ваклап сату тәшкил итә (51%), 31% әзерләү эшчәнлегенә туры килә.  

«Бүген 11 районда кулланучылар җәмгыятьләре үз эшчәнлекләрен күпсанлы пайчылар катнашындагы классиктөрен башкаралар. Иң күп пайчылар Алексеевск районында (13,5 мең кеше), Мамадыш районында (6,5 мең кеше), Тәтеш районында (5,4 мең кеше) , - диде министр. - Тагын 12 кулланучылар җәмгыяте, үз функцияләрен саклап калып, оешмалар рәвешендә банкротлык процедурасыннан чыга алдылар».

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлеге, гадәттәгечә, Россия кулланучылар җәмгыятьләре берлеге системасында алдынгылар рәтендә бара, әмма аның эшчәнлегендә хәл итәсе мәсьәләләр байтак әле.

Мәсәлән, республиканың авыл халкы ел эчендә да 80 млрд. сумга якын продукция җитештерә. Шул ук вакытта 2015 елда эшләнмәләр әйләнеше барлык күләмнән 7% (5,5 млрд. сум) кына тәшкил иткән. Бурыч — бу күрсәткечне 20%ка кадәр җиткерү. «Бигрәк тә бәрәңге буенча калышабыз. Халык җитештергән 1 миллион тонна диярлек бәрәңгенең 7 мең тоннадан аз гына күбрәге (1%) РайПОлар тарафыннан әзерләнгән. Нәтиҗәдә, уннарча тонна бәрәңге кулланучыга яисә эшкәртүчегә килеп җитмичә, терлекләргә ашатыла, - дип төгәлләштерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Безгә тизрәк бәрәңге эшкәртү буенча инвестор табарга һәм яшелчә продукциясе буенча җитди эшләргә кирәк».

Авыл халкына бушлай яшелчә орлыклары бирү программасы үзен уңай күрсәтте, бу сумма 3 млн. сумга якын иде, дигән мәгълүмат бирде нотыкчы.   411 гектар мәйданда яшелчә чәчелде, 76 млн. сумлык уңыш җыелды, алар көзге-кышкы чорларда ярминкәләрдә сатылды,кабатларга кирәк, диде ул.

«Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлеге бер ел эчендә 2,4 млрд. сумга якын (112%) продукция җитештергән. Бу гомуми товар әйләнеше күләменнән 28% тәшкил итә. Аларга продукция җитештерүне 40%ка җиткерү бурычын куябыз», - диде ул.

Марат Әхмәтов, кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми җыелышында 2016 елда эшчәнлекнең җыелма күләмен - 15%ка, шул исәптән эшләнмәләр күләмен 1,5 мәртәбә арттыру бурычы куелды, дип өстәп куйды.

Кулланучылар кооперацияләре республиканың барлык районнарында эшләргә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Эшчәнлекнең барлык рәвешләрен үстерергә кирәк: сәүдәне, эшкәртүне һәм продукция эшләп чыгаруны. Безнең уннарча еллар дәвамында тупланган менә дигән тәҗрибәбез бар. Хәзер һәр районда белгечләр, әзерләүчеләр, җәмәгать туклануы, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре бар. Аларның барысын да эшкә җигәргә кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, бүген кулланучылар кооперациясен тулысынча алмаштырырлык система юк. «Сез әзерләүче оешмаларның җитешсезлекләре турында сөйлисез. Бу яктан авылларда мөмкинлекләр бик күп бит. Кабул итү-әзерләү пунктлары челтәрен торгызырга һәм кешеләрне шул эшкә җәлеп итәргә кирәк. Шулайиткәндә, без авыл кешеләренә үзләреннән артканын сатарга һәм һәм яңа базарлар табарга булышачакбыз», -диде Рөстәм Миңнеханов.

Районнарда үзебезнең җитештерүне активрак үстерергә кирәк, бүген бу мөмкинлек бар куәтенә эшләми, дип саный  Президент.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр әйтүенчә, коммерциячел табыш алу беркайчан да кулланучылар кооперациясенең төп бурычы булмады. Бу структура аша җирле хакимиятләр, иң беренче чиратта, үзләренең халык алдындагы социаль бурычларын үтиләр иде. «Һәр авыл кибетенә көндәлек кирәкле продуктларныкитереп торып, аның минимум ассортиментын тәэмин итәргә кирәк иде. Совет чорында бу товарларның яртысы кулланучылар кооперациясе  предприятиеләрендә җитештерелә иде», - дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларын бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштырырга һәм кулланучылар кооперациясенең элеккеге данын торгызырга өндәде. Бу эшчәнлекне тикшереп торуны ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе Мәхмүт Фәттаховка йөкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International