Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлавы

2016 елның 8 марты, сишәмбе

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне барыгызны да язның беренче гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!

Бүген без ягымлы хатын-кызларыбызны – гаилә учагын тотучы, йортларыбызга нур өстәп, һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтеп, җан җылысы биреп торучы, үзебезнең иң кадерле, олы йөрәкле, киң күңелле әниләребезне һәм әбиләребезне, тормыш юлыбызда таянычыбыз булган хатыннарыбызны, кыз балаларыбызны, апа-сеңелләребезне олылап, аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шул уңайдан, авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларыбызның тармакны үстерүгә, республикабызның, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә үзләреннән керткән өлешләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында фидакарь хезмәт итүче барлык хатын-кызларга һәм аграр секторның тотрыклы үсеше өчен ныклы нигез салган ветеран хатын-кызларыбызга чын йөрәктән олы рәхмәтемне белдерәм.

Сөйкемле хатын-кызлар!

Табигатькә җан өргән шушы матур язгы көннәр күңелләрегездә якты өметләр, матур уйлар уятсын, күңелле очрашулар насыйп итсен! Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт телим! Газиз балаларыгыз, иң якын булган кешеләрегез сезне һәрвакыт сөендереп торсын, гаиләләрегездә тынычлык-иминлек булсын!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                                                          Марат Әхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International