Республика хуҗалыклары тарафыннан кирәкле запас частьләрнең 73%ы сатып алынган

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 2016 елгы язгы кыр эшләренә 11 меңгә якын трактор, шул исәптән 1,5 меңнән артыгы энергия куәте көчле булган тракторлар, 600дән артык чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,8 мең культиватор, 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк, болар барысы да чәчү кампаниясен билгеләнгән агротехник срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Инженерлык хезмәтләре алдына чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын, тракторларны 1 апрельгә кадәр әзерләп куюны тәэмин итү бурычы куелды.

Татарстанда ремонт эшләрен уздыру өчен 700 ремонтлау остаханәсе, 800ләп авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пункты бар, аларда 900дән артык ремонтчылар звеносы, 3000гә якын квалификациялемеханизаторлар һәм слесарьләр эшли.

Хуҗалыкларда чит ил техникасы шактый кулланылганын исәпкә алып, республика предприятиеләрендә импортны алыштыра торган детальләр әзерләү бурычы куелды. 10-12 предприятиедә 2 меңнән артык запас частьләр җитештерелде. Предприятиеләр һәм әзерләнә торган детальләрнең номенклатурасы турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Запас частьләр белән тәэмин итүне һәм техниканы вакытында эшкә көйләүне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре күзәтеп тора.

Техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 3 млрд. сумга якын чыгымнар тотарга кирәк булачак, шулардан 1,5 млрд. сумы – чәчү кампаниясенә.

Оператив белешмәләрдән күренгәнчә, бүгенге көнгә республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1,102 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынган, бу ихтыяҗтан 73% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International