Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районыннан КФХ башлыгы савым сыерлар санын 150 башка җиткерергә уйлый

2016 елның 5 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Троицкий Урай авылыннан КФХ башлыгы Рүзәл Габитов ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә.

Хуҗалыкта 189 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 63 савым сыер. Тәүлеккә һәркөнне 900 литрга якын сөт савалар, аны сөт җыю пунктына җибәрәләр. Фермерның планнары  - савым сыерларын 150 башка кадәр җиткерү.

«Терлекләр бинасында сөт үткәрү җайланмалары урнаштырдык, сөтне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә сатабыз», - дип сөйләде Рүзәл Габитов. 

Узган елда крестьян-фермер хуҗалыгында терлек сую пункты төзелгән, көнгә 10 башка кадәр эре мөгезле терлек суярга мөмкин.

Моннан тыш, хуҗалыкның 500 гектар җире бар, анда бөртекле һәм азык культуралары үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International