Шәхси ярдәмче хуҗалыкта умарта кортларының кышкы йокыдан уянуына әзерлек эшләре бара

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Куш-Елга авылыннан Илдар Гыйльфанов узган ел үзенең умарталыгындагы бал кортлары ояларыннан 1,5 тонна бал агызып алган.

Илдар Гыйльфановның хуҗалыгында 70 умарта күче бар һәм ул үзләренең Куш-Елга авылыннан, шулай ук Зәй шәһәреннән, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән даими сатып алучыларны умарталардан алынган шифалы продукт белән тәэмин итеп тора.

«Бүгенге көндә балавыз эретү, рамнар әзерләү белән мәшгуль. Апрель башында умарталар уяна. Умрта үрчетү белән 20 ел шөгыльләнәм инде. Авыл хуҗалыгы предприятиесе таркалгач, умарталыкны үз милкемә сатып алдым», - дип сөйләде Илдар Гыйльфанов.

Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Илдар Гыйльфанов – Чаллы һәм Зәй шәһәрләрендә оештырыла торган бал ярминкәләрендә һәм күргәзмәләрендә даими катнашучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International