Татарстанның Кукмара муниципаль районы сөт җитештерү күләмнәре буенча алдынгылар рәтендә

2016 елның 4 марты, җомга

Бүгенге көндә республикада иң күп сөтне Кукмара муниципаль районы терлекчеләре җитештерә. 2016 елның 3 мартында районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 177 тонна сөт савылган. Икенче урында Балтач муниципаль районы - (172,7 тонна), өченче урында - Арча муниципаль районы (157,3 тонна), дүртенче урынны Әтнә муниципаль районы били (151,5 тонна), бишенче урында - Мамадыш урында - (140,2 тонна).

Бер сыердан тәүлеккә иң күп сөт – Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында, уртача 21,6 кг тәшкил итә. Саба районында бу күрсәткеч - 19,5 кг, Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнарында - 17,2 кг.

Татарстанда 3 мартка тулаем савым 3163,4 тонна тәшкил итте, бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 107,8 тоннага күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International