Татарстан Республикасы Апас муниципаль районыннан абыйлы-энеле фермерлар - Фазыл һәм Фаил Вилдановлар гаилә фермаларында сөт һәм ит җитештереп саталар

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Әҗем авылыннан КФХ башлыклары – абыйлы-энеле Фазыл һәм Фаил Вилдановлар сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнәләр.

Фазыл Вилданов КФХында 37 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 16 савым сыер, Фаил Вилдановта - 20 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 14 савым сыер бар.

Туганнарның берсе - Фаил Вилданов 50 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән җылытылган мини-ферма төзи.

«Үзебезнең арендаланган җирдә бөртекле һәм азык культуралары үстерәбез. Мәсәлән, узган елда 10 гектарҗирдә силос өчен кукуруз чәчкән идек. Безнең фермаларда саву җайланмалары урнаштырылган, тирестранспортер белән чыгарыла. Өстәмә акчалар алу өчен үз техникабызда башка хуҗалыкларда да эшлибез», - дип сөйләде  Фазыл Вилданов.

Аның сүзләренә караганда, ике хуҗалыкта да көн саен ярты тонна сөт савыла, продукциянең бер өлеше сатыла.

Авыл эшкуарларының планнарында – үз фермаларында эре мөгезле терлекләр санын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International