Татарстан вәкилләре «Бәрәңге-2016» VIII төбәкара күргәзмәдә катнашалар

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Контур» күргәзмә комплексында (Чебоксар шәһәре, Чуваш Республикасы) «Бәрәңге-2016» VIII төбәкара күргәзмә ачылды.

Татарстан Республикасыннан кхргәзмәдә «ТатНИИСХ» ФДБФУ, ФГБУ «Россельхозцентр» ФГБУнең РТ филиалы, «Татагрохимсервис» ААҖ, «Алчак» ҖЧҖ, «Ярыш» ҖЧҖ белгечләре катнаша.

«Бәрәңге» төбәкара форумы фәннең бүгенге казанышларын һәм бәрәңге индустриясе өлкәсендәге практиканы, селекция казанышларын, ихтыяҗ зур булган сортларны, иң яхшы орлыкчылык предприятиеләрен һәм бәрәңге җитештерү, аны саклау һәм эшкәртү өлкәсендәге проблемаларны технологик һәм техник хәл итүнең яңа юлларын берләштерә торган бердәнбер күргәзмә проект булып санала.

Бу – бәрәңге җитештерүчеләр, галимнәр, экспертлар, аналитиклар өчен, минераль ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиеләр өчен ачык әңгәмәләр кору һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру мәйданчыгы.

Күргәзмә кысаларында «Фән һәм бизнес хезмәттәшлеге нигезендә бәрәңге селекциясен һәм орлыкчылыгын инновацион үстерү», «Бәрәңге җитештерүнең инновацион технологияләрен техник һәм технологик тәэмин итү», «2016 елгы сезонда булачак авырулар, корткычлар һәм чүп үләннәр фаразын исәпкә алып, бәрәңгедә үсемлекләрне яклау чараларын куллану үзенчәлекләре», «Россиянең агроазык-төлек базарында бәрәңге һәм бәрәңге продуктлары маркетингы: сыйфаты, техник регламентлар, төргәкләү, логистика» темаларына түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла.

Чараны оештыручылар – Чуваш Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы академиясенең А.Г. Лорх ис. Бөтенроссия бәрәңге җитештерү буенча фәнни-тикшеренү институты, Чуваш Республикасының «Агро-Инновацияләр» казна унитар предприятиесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International