Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global Advisory компаниясе идарәсе рәисе Абдул-Һади Әл-Хаҗри белән очрашты

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global Advisory компаниясе (Катар) идарәсе рәисе Абдул-Һади Әл-Хаҗри әфәнде белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, җайга салынган элемтәләр кысаларында Катар белән хезмәттәшлек итү алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерде. Ул шулай ук күптән түгел (2015 елның декабрендә) Катарга сәфәр кылу барышында Татарстан Республикасы делегациясенә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерде.

Без бүген булган элемтәләрне киңәйтү өчен тырышабыш, диде Рөстәи Миңнеханов. Ул шулай ук үзенең моңа кадәр булган Катарга сәфәре турында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга хәбәр итүе һәм дәүләт башлыгының бу мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүне хуплавы хакында да әйтеп узды.

Үз чиратында, Абдул-Һади Әл-Хаҗри Татарстан Республикасына чакырганнары өчен рәхмәт белдерде. Без, үзара мөнәсәбәтләрне үстерү, икеяклы бизнесны арттыру өчен сезнең республикада булган мөмкинлекләрне өйрәнергә телибез, диде ул.

Без, берничә уртак предприятие төзеп, үзебезнең хезмәттәшлекне ныгыта алабыз, дип билгеләп үтте   Абдул-Һади Әл-Хаҗри. Аның әйтүенчә, үзара хезмәттәшлекне ныгыту өчен төп юнәлешләр – авыл хуҗалыгы, ИТ-индустрия, автомобильләр җитештерү, шулай ук нефть-химия секторы булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Катардан Global Advisory компаниясе идарәсе рәисе Абдул-Һади Әл-Хаҗри җитәкчелегендәге делегация Татарстанга танышу сәфәре белән килде. Кичә, 2016 елның 2 мартында, кунаклар өчен югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк буенча (Казан) экскурсия оештырылды. Бүген кунаклар Чаллыда булалар, анда берничә сәнәгать предприятиятиесенең һәм инновацион мәйданчыкларның («КАМАЗ» ПАО, «Мастер» Кама индустриаль паркы һ.б.) эшчәнлеге белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International