Министрлыкта яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ (җитәкчесе - Илдар Ситдиков) тарафыннан оештырылды.

Семинарда республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты, анда яшелчә культурын(томат, кыяр, борыч, кабак, кәчәнле кәбестә һәм пекин кәбестәсе), яшел үләннәр (петрушка, укроп, яшел суган, руккола һәм базилик) үстерү үзенчәлекләре буекнча нотыклар тыңланды.

«Энза Заден Россия» фирмасы белгечләре Урта Идел буе шартларына җайлаштырылган яшелчә һәм яшел культураларның бүгенге гибридларына аналитик тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Чара барышында, су сибеп, шул исәптән тамчылы сугару юлы белән яшелчәләр үстерүнең икътисадыйнәтиҗәлелеге, яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясе җитештерүдә импортны алыштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Җирләрне сугару һәм Россия заводларында эшләнгән су сиптерү җайланмаларын сатып алу мөмкинлеге катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Мондый җайланманы тәкъдим итүчеләр төрле типтагы сугару системалары турында, аларның функцияләре һәм өстенлекләре турында сөйләделәр. Алар арасында - тамырга су җибәрү системалары, боҗрасыман һәм барабанлы агрегатлар. Бүгенге көндә күп җирдә тамчылы сугаруга күчәләр. Мондый технология  суга һәм минераль ашламаларга чыгымнарны киметә, бөтен мәйданга су сиптерү мөмкинлеген бирә һәм сыйфатлы товар продукциясенең чыгышын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International