Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районыннан КФХ башлыгы бытбылдыклар үстерү белән шөгыльләнә

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Хуҗамәт авылыннан КФХ башлыгы Давид Геворгян бытбылдыклар үрчетү белән шөгыльләнә.

Бүгенге көндә КФХда ит өчен үстерелә һәм йомырка сала торган бытбылдыклар саны 6 мең башка җитә.

«Хуҗалыкта шулай ук төрле токымлы тавыклар, фазаннар һәм башка кош-корт бар», - дип сөйләде Давид Геворгян.

Крестьян-фермер хуҗалыгы бытбылдык итен һәм йомыркаларын Минзәлә, Чаллы кибетләренә җибәрә, яшьчебиләрне хуҗалыкларга һәм фермерларга сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International