Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләренә язгы чәчүне үткәрү өчен 9600 тоннага якын бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары кирәк булачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең орлык саклагычларына моның 90 %ы салынган, калганы чәчү алдыннан «Тукай орлык заводы» ААҖеннән кайтарылачак.
«Орлыкларның сыйфатына (чисталыгы, чыгышы, авырулар һәм корткычлар белән зарарлануы) тикшерү уздырылды, саклауга салынган орлыкларның 97%ы чәчүгә ярыклы, 8 мең тоннадан артыгы кондицион дип табылды. «Аксубай» АФ» ҖЧҖ, «Аксу Агро» ҖЧҖ, «Сөт иле Аксу» филиалы орлыкларны саклауга җаваплы карыйлар», - дип сөйләде «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы идарәсенең район бүлеге башлыгы Габделрәшит Гыйльметдинов.
Республикадан тыш кайтарылган, тикшерү узмаган орлыкларда төрле куркыныч авырулар булырга һәм ГОСТлар таләпләренә туры килмәскә, ягъни контрафакт булырга мөмкин. Шулай ук аларның да чыгышы һәм агулау сыйфаты тикшерелергә тиеш.
Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы, иң беренче чиратта, орлыкларның сыйфатлы булуына бәйле. Һәр хуҗалыкта чәчелә торган орлыкларның кимендә 10 %ы элиталы булырга тиеш. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре әйтүенчә, соңгы елларда һава шартлары еш үзгәреп торганга күрә безнең зонага яраклаштырылган, корыга чыдам сабан культуралары сортларын чәчәргә кирәк.
Бүгенге көндә, көндезләрен кояш күбрәк кыздырган чакта, склад биналарына, ашлык саклагычларга су төшүне булдырмаска тырышырга тәкъдим ителә. Салынган орлыкларны һәркөнне тикшереп торырга кирәк.
Чәчүгә бер ай кала орлыкларны калибровкаларга, җылы, коры һавага чыгарып җилләтергә һәм агуларга кирәк булачак.