Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районыннан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы район үзәгендә халыкка сөт сата

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Подгорный поселогында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Фәрхать Әхмәтшин 20 баш эре мөгезле терлек өчен сыер абзары корып җибәргән. Ул әлеге терлекчелек объектын үз акчаларына һәм мини-ферма төзү программасы буенча алынган акчаларга төзегән.  

Бүгенге көндә хуҗалыкта 8 сыер һәм 4 бозау бар.

«Киләчәктә терлекләр санын артырырга уйлыйм», - ди Фәрхать Әхмәтшин.

Ул, шәхси эшкуар буларак, гаилә фермасыннан сөт сату өчен Урыссу шәһәр тибындагы поселокта сөт сатуны оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International