2016 елда «Зәй шикәре» ААҖ продукция җитештерү күләмнәрен арттыра

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

2016 елда «Зәй шикәре» ААҖ җитештерүне үстерүгә һәм модернизацияләүгә 1,3 миллиард сум инвестицияли. Предприятие Татарстанда ВТБ банкы белән кредит килешүе төзегән. Акчалар заводның җитештерү куәтен арттыруга тотылачак.

«Безнең максат - заводның куәтен арттыру һәм җитештерү сезонын озынайту. Моның өчен без инновацияләрне гамәлгә кертәбез һәм яңа технологияләр кулланабыз. Бу сезонда без кагат кыры күләмен 23 %ка арттырдык һәм аны 390 мең тоннага җиткердек, кагатларның вентиляция системасын үзгәрттек, бу чималны саклау срогын арттырырга һәм сезонны февральгә кадәр озынайтырга ярдәм итте.Заводның җитештерү куәте 11%ка артты һәм тәүлеккә 1200 тонна тәшкил итә - тармак буенча бу иң зур күрсәткеч. Киләчәк сезонда без 1,2 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртүне һәм 162 мең тонна продукция җитештерүне планлаштырабыз», - дип сөйләде «Зәй шикәре» ААҖ генераль директоры Шамил Минһаҗев.

Предприятие үзендә «Агро» уникаль сакчыл җитештерү системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә дә югары күрсәткечләргә ирешә алды. Җитештерү процессларын оптимизацияләү өчен 25 проект эшләнде. Һәрпроектның бурычы - җитештерүнең һәр этабында: чимал кабул итүдән алып әзер продукцияне озатуга кадәр булган вакыт аралыгын кыскарту. «Тойота» корпорациясе белгечләре белән бергә предприятие эшкәртү күрсәткечләрен тотрыкландыруга һәм продукциянең үзкыйммәте чыгымнарын киметүгә ирешә алды. Җитештерү вакытында шикәр югалту 15%ка кимеде, чөгендер түбен киптерү комплексында продукция чыгышы 12%ка артты, гранулланган чөгендер түбенең (жомның) чыгышы 4,48%ка җитте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International