Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыннан фермер узган елда 300 мең баш тавык чебиләре саткан

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Яңа Ерыклы авылыннан фермер Наил Фәррахов узган елда 300 мең баш тавык чебиләре саткан.

«Доминант» токымыннан булган тавыклар үстерәм, ул республикада киң таралмаган әле, ашлык һәм өстәмәләр сатып алып, катнаш азыкны үзебез ясыйбыз», - дип сөйләде фермер.

Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 120 мең баш кош исәпләнә.

Фермер инкубатор җайланмасы сатып алган, шуның белән чебиләрне дә үзләрендә чыгаралар, аларны 3 айга кадәр үстереп, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре хуҗалыкларына һәм фермерларына саталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International