2015 елда Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 7,5 мең тонна сөт җитештерелеп сатылган (2014 елга караганда +710 тонна). Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бер сыердан уртача 2778 кг сөт алынган.
Сөт җыю буенча иң зур күрсәткечләр түбәндәге авыл җирлекләрендә: Чуаш Кичүе - 635тонна, Иске Чаллы - 628 тонна, Түбән Кәчи - 598 тонна, Сәлман - 553 тонна, Иске Алпар - 514 тонна.
Бер сыерга исәпләгәндә иң күп сөт Ташбилге авыл җирлегендә сатылган - 4733 кг, икенче урында Сәлман авыл җирлеге - 4572 кг, өченче урында - Иске Чаллы авыл җирлеге - 4160 кг.
Халыктан сөт сатып алуны 30дан артык сөт әзерләүчеләр башкара. Әзер сөтне ике сөт алу пунктында кабул итәләр: Шәйхетдинов ИП (Түбән Әлки авылы), «Молпром» ҖЧҖ (Базарлы Матак авылы). Сөтнең сыйфаты ГОСТ критерийлары буенча - аның майлылыгына, сортына, әчелегенә тикшерелә.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары 2015 елда халыктан 7000 тонна сөт җыюны планлаштырганнар, нәтиҗәдә күбрәк - 7500 тонна җыелган (107%). 2016 елда Әлки районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 8000 тонна сөтр җыюны планлаштыралар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыерларның һәм тана бозауларның баш санын киметмәскә игътибар биреләчәк. Ясалма орлыкландырудан алынган тана бозаулар киләчәктә күп сөт алу өчен резерв булачак.
2016 елның 1 гыйнварына район халкында 513 баш тана бозау бар. Аларның сакланышы Борискино, Карга, Түбән Әлки, Сәлман, Иске Сәлман һәм Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә яхшы куелган.
2016 елның 1 гыйнварына халыкта савым сыерлары 2729 баш тәшкил итә, 2015 елның 1 гыйнварына караганда 109 башка күбрәк.
Районда 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар саны арта. 2014 ел башына андыйлар 130 булган, ә 2016 елның 1 гыйнварына 248гә җиткән. Андый хуҗалыкларга ярдәм итү йөзеннән Әлки муниципаль районы башкарма комитеты саву аппаратлары бирү турында карар кабул итә. Ике ел эчендә 130 хуҗалыкка саву аппаратлары бирелгән. Бу программа быел да дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча 2015 елда шәхси хуҗалыклар тотучы 16 гражданга сөт юнәлешендә мини-фермалар төзү чыгымнарын каплауга субсидияләр бирелгән. 2016 елда бу программада катнашырга теләүчеләр саны 127гә җиткән.
Районда орлыкландыручы-технологлар хезмәтеннән дә файдаланучылар күп, 26 ясалма орлыкландыру пункты бар. Бу эш Иске Матак, Юхмачы, Иске Сәлман, Борискино, Чуаш Кичүе, Иске Алпар, Каргалы һәм Иске Чаллы авыл җирлекләрендә яхшы куелган, аларда сыерларның 90-100% ясалма орлыкландырыла.
Районда халык терлекләренә хезмәт күрсәтә торган өч ветеринария пункты эшли - Юхмачы, Түбән Әлки һәм Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә. Бүгенге көндә Иске Алпар авыл җирлеге территориясендә модульветеринария пункты төзелә.