Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында Ватанны яклаучылар көненә багышланган волейбол турниры уздырылды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Танайка авылында физкультура-савыктыру комплексында район авыл җирлекләре командалары арасында Ватанны яклаучылар көненә багышланган волейбол турниры уздырылды.

Ярышлар волейболны үстерү һәм популярлаштыру, катнашучыларның спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрү һәм Татарстан Республикасы Алабуга районының иң көчле командаларын ачыклау максатында үткәрелде.

Турнирга 4 авыл җирлегеннән яшьләр килгән иде. Төп судья «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбедиректоры Александр Немтырев булды.

Чара башланганда катнашучыларны Танай авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров котлады, ул «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә «Динамо-Казан» волейбол клубы кызларының автографлары белән исемле алтын волейбол тубы бүләк итте.

Барлык командалар да боҗра системасы буенча, командаларның берсенең өч партиядән ике җиңүгә ирешүенә кадәр уйнадылар.

Турнир йомгаклары буенча 1 нче урынны Олы Шүрнәк авылы командасы алды, 2 нче урында - Татар Дөм-Дөме авылы егетләре, 3 нче урында – Иске Күклек авылы командасы. Турнирның иң яхшы уенчысы итепТанай авылыннан Андрей Туголуков танылды.

Барлык командалар дипломнар, кубоклар, медальләр һәм истәлекле призлар алдылар. Ярышларны оештыручылар -  Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, «Барс» яшьләр үзәге, «Полигон» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Алабуга бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International