Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы эшкуары яшел суган үстерә

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Югары Чыгтай авылыннан эшкуар Руслан Омаров кыш көне теплицада яшел суган үстерә.

Атна саен ул 100 килограммга якын уңыш җыя һәм аны Чаллы, Әлмәт, Чистай базаларына җибәрә.

Бүгенге көндә Руслан Омаров редиска, пекин кәбестәсе һәм кыяр үсентеләре әзерләү белән мәшгуль.

«Үсентеләрнең бер өлешен сатабыз, ә калганын үзебезнең теплицада үстерергә уйлыйбыз. Быел укроп та үстерергә булдык әле», - дип сөйләде ул.

Теплицада ел әйләнәсендә өч кеше эшли - салкын вакытта бинаны ягалар, үсемлекләргә су сибәләр, өлгергән уңышны җыялар.

«Орлыкларны Мәскәүдән алып кайтам. Узган ел кәбестә һәм кыяр үстердем», - диде эшкуар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International