Татарстанда 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, 1172,4 мең тонна сөт савылган, ягъниузган елга карата 104% тәшкил итә. Иң күп савым Татарстан Республикасының Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара муниципаль районнарында.
2015 елда бер сыердан иң күп сөт “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексы” («АПК Продпрограмма») ҖЧҖендә савылган - 16280 кг (инвентаризация № 2210), продуктивлылыгы ягыннан шул ук предприятиедә икенче урында - 13604 кг (№ 2069) һәм өченче урында 12324 кг (№ 77).
Шулай ук Вахитов ис. АХКК сыерлары буенча да күрсәткечләр начар түгел - 11361 кг (№ 1433) һәм 11239 кг (№ 1518), Кукмара муниципаль районының «Урал» АХКК - 11250 кг (№ 669), Нурлат муниципаль районының Сөләйманов КФХ - 11200 кг (№ 7006) һәм 10300 кг (№ 8717), «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ - 11100 кг (№ 81533) һәм 10140 кг (№ 2831), Балтач муниципаль районының “Татарстан” АХП” ҖЧҖ - 10863 кг (№ 1022), «Саба” ҖЧҖ Мичан бүлекчәсе - 10608 кг (№ 125), Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Әсән” ҖЧҖ - 10397 кг (№ 4258) һәм 10361 кг (№ 5119).