Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында иң яхшы терлекчелек хуҗалыкларын бүләкләделәр

2016 елның 12 феврале, җомга

Кичә, 11 февральдә, “Җәлил” агрофирмасында” ҖЧҖендә терлекчелек тармагының 2015 елгы һәм агымдагы елның гыйнварындагы эшенә йомгаклар ясауга багышланган киңәшмә узды.

Чара кысаларында җитештерү алдынгыларын – 2016 елның гыйнвар ае эше йомгаклары буенча район хуҗалыклары алдынгыларын – район хуҗалыкларының ясалма орлыкландыручыларын бүләкләделәр.

Беренче урын “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ белгече Людмила Гимадиевага бирелде, икенче һәм өченче урыннарда – “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖнең ясалма орлыкландыручылары Рөстәм Гәрәев һәм РәмисИсламов.

Үз эшенең осталарына премияләрне Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.

Мондый чаралар «2013-2020 елларга Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгын үстерү» максатчан программасын гамәлгә ашыру, шулай ук терлекчелек тармагы хезмәткәрләренең югары сыйфатлы продукция җитештерүдә кызыксынучанлыгын арттыру максатларында башкарыла. Сарман муниципаль районының башкарма комитеты карары белән «Иң яхшы сыер савучы», «Иң яхшы терлекче», «Иң яхшы бозау караучы», «Иң яхшы орлыкландыручы» номинацияләре буенча терлекчелек алдынгыларын бүләкләү тәртибе билгеләнде һәм җиңүчеләрне ачыклау комиссиясе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International