Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районыннан фермер Рәүф Хәбиевкошчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
Узган елда авыл эшкуары 174 баш чеби саткан.
Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 230 мең баш чеби бар. Рәүф Хәбиев әйтүенчә, ул тәүлеклек чебиләр сатып ала һәм аларны 3-4 айга кадәр үстерә. Аннары Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре хуҗалыкларына һәм фермерларына сата.
«Хайсекс токымыннан булган, йомырка сала торган тавык чебиләре үстерәм. Аларны тотар өчен узган елда Салкын Чишмә поселогында 4 өстәмә корпуска ремонт ясадык», - дип сөйләде Рәүф Хәбиев.
Быел фермер тагын 2-3 корпуска ремонт ясарга һәм кош-кортлар санын арттырырга уйлый.