Бүген Казанда «Ривьера» ГРКның «Лагуна» конференц-залында «Үсемлекләрне яклауның югары технологик чаралары һәм кукуруз, көнбагыш орлыкларын, башка авыл хуҗалыгы культуралары өчен сыйфатлы орлыклар сайлау» темасына семинар узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Сервис-Агро» ҖЧҖнең генераль директоры Габделхәй Кәримов, «Байер» ЯАҖ, ООО «Ариста», «Пионер Хай-Бред Рус» ҖЧҖ, «Адама Рус» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
«Бүген авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре автоном булырга һәм акча эшли белергә тиешләр - чәчүлекләр табыш һәм керем китерергә тиеш. Шуңа күрә быел республикада югарымаржиналь культуралар чәчү мәйданнарын арттыру планлаштырыла. Узган ел ашлык кукурузы 35 мең гектар мәйданда чәчелгән иде, быел аны 100 гектарга җиткерү планлаштырыла. Бу культура, терлекчелек өчен югары энергетикалы азык буларак, сөт җитештерүдә өстәмә күләмнәр тәэмин итә. Икенче юнәлеш - «Казан майэкстракция заводы»ААҖне чимал – рапс һәм көнбагыш белән - кимендә 600 мең тоннага кадәр тәэмин итәргә», - дип сйләде Илдус Габдрахманов.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, «3х100» – 100 мең га: ашлык кукурузы, рапс һәм көнбагыш үстерүпрограммасын гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм технологлары белән очрашулар узды. Моннан тыш, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары оештырылды.
Семинар кысаларында «Байер» ЯАҖ вәкилләре Константин Онацкий һәм Иван Комарь бәрәңгене һәм шикәр чөгендерен авырулардан һәм корткычлардан яклау чаралары турындагы нотыклар белән чыгышлар ясадылар.«Пионер Хай Бред Рус» ҖЧҖ хезмәткәре Ким Вера авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм чәчү кагыйдәләре турында сөйләде.
Чарада катнашучылар үзләренең компанияләрен һәм үзләре җитештерә торган продукцияне – үсемлекләрне яклау чараларын һәм орлыклар презентациясен күрсәттеләр.
Бүген Татарстанда 2016 елга бөртекле һәм кузаклы культуралар белән тәэмин ителеш 369 мең тонна (110%) тәшкил итә, шул исәптән оригиналь һәи элиталы орлыклар белән - 21%.
Кукуруз орлыкларына ихтыяҗ 6,5 мең тоннага якын, рапс белән - 0,9 мең тонна, шикәр чөгендере - 61 мең тонна, көнбагыш - 0,5 мең тонна. Әлеге авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары Россиянең көньяк төбәкләреннән кайтарыла, аерым алганда, Краснодар һәм Ставрополь крайларыннан, Ростов һәм Воронежөлкәләреннән.
Семинар азагында фикер алышулар булды.