Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Сатмыш авылыннан Илдар Сәгыйров узган елда ат фермасы төзегән.
«Яшь фермер» программасында грант отып һәм үз акчаларын өстәп, Илдар Сәгыйров терлекләр тоту өчен бина төзи. Бүгенге көндә монда 40 баш ат тора.
Фермерның 40 га җире бар. «60 тоннага якын сенаж әзерләдек, печән, ашлык та җитәрлек, солыны сатып алабыз», - дип сөйләде Илдар Сәгыйров.
Авыл эшкуарының планында – фермада атлар санын 100 башка җиткерү.