Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Дүсмәт авылыннан Тамара Павлова ит һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Узган елда 100 башка сыер абзары төзегән һәм хәзер хуҗалыкта 140 баш сыер бар, шул исәптән 50 савым сыеры. Һәркөнне 800 литрга якын сөт саталар.
«Күптән түгел Арча районнан 10 токымлы яшь тана алып кайттык. Терлек азыгы - печән, салам, сенаж, ашлык фуражы җитәрлек әзерләнде. Мамадыш спирт заводыннан терлекләр өчен барда кайтарабыз», - дип сөйләде КФХ башлыгы КФХ Тамара Павлова. Аның әйтүенчә, хуҗалыкта тагын 220 баш дуңгыз да бар.
Фермер эре мөгезле терлекләр санын 200 башка җиткерергә уйлый.